news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министры: Сезнең эш – ул берөзлексез эзләнүләр, экспедицияләр һәм ачышлар

Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков геология тармагы вәкилләрен Геологлар көне уңаеннан һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министр мөрәҗәгатендә геолог һөнәренең әһәмиятен билгеләп үтте. Бу – эш кенә түгел, ә фикер йөртү сәләте, кыюлык һәм даими ачышларга әзер булуны таләп итүче зур хезмәт, дип ассызыклады ул.

«Сез – илебезнең киләчәген төзүчеләр. Сезнең эш – ул берөзлексез эзләнүләр, экспедицияләр һәм ачышлар», - диде Шадриков.

Ул шулай ук ассызыклаганча, геологларның хезмәте нәтиҗәсендә Россия һәм Татарстанның социаль-икътисади үсеше өчен нигез булган меңләгән файдалы казылмалар чыга торган урыннар ачылган һәм үзләштерелгән.

Шадриков тармакны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм яшь буынга тәҗрибә тапшырган өчен геологик разведка ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. Министр геофизикларга, геохимикларга, гидрогеологларга, геодезистларга, картографларга, казучыларга һәм бораулаучыларга яңа ачышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

«Бәйрәм белән!» - дип тәмамлады котлавын Александр Шадриков.

news_right_1
news_right_2
news_bot