news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология министры изоляция аркасында быел «Мәктәп экопатруле» булыша алмавын әйтте

Санитар-экологик икеайлык барышында республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә гражданнардан 815 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Экология министры изоляция аркасында быел «Мәктәп экопатруле» булыша алмавын әйтте
eco.tatarstan.ru

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков быел санитар-экологик икеайлыкта «Мәктәп экопатруле» булыша алмавын билгеләп узды. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы уздырган  матбугат конференциясендә әйтте.

«Волонтерлар, активистлар безгә гел булыша иде. Элек „Мәктәп патруле“ дә актив катнаша иде. Алар безнең төп булышчылар иде. Хәзер балалар дистанцион укый, шуңа күрә укучылардан мөрәҗәгатьләр кисәк кимеде», — диде министр.

Александр Шадриков «Халык контроле» системасына да быел мөрәҗәгатьләр кимегәнен әйтте. Узган елга караганда, ун мөрәҗәгатькә азрак.

Министр әйтүенчә, санитар-экологик икеайлык барышында республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә гражданнардан 815 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шул мөрәҗәгатьләр буенча министрлык инспекторлары квадракоптерлар кулланып, тикшерүгә чыга. Предприятие җитәкчеләренә санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару чараларын күрергә кирәк, диде Шадриков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100