news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология министры Илһам Шакировның җырыннан сүзләр китерде

“Идел-анабызның матурлыгы күп халык җырларында чагылыш тапкан", - диде ул доклад вакытында.

Экология министры Илһам Шакировның җырыннан сүзләр китерде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков доклад вакытында Илһам Шакировның “Идел буе каеннары” җырыннан өзек китерде. Аны ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә укыды.

“Бөек татар җырчысы Илһам Шакировның шундый популяр сүзләре бар: “Күпме карасам да, карап туймам Идел буе каеннарына. Алар җитәкләшеп, яланаяк чыга төсле Идел ярына”", - диде Александр Шадриков.

“Идел-анабызның матурлыгы күп халык җырларында чагылыш тапкан. Аны тагын да матуррак һәм чистарак тотар өчен Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министрлыгына Идел елгасы буйлап урман полосаларын утырту хакында тәкъдим әзерләде”, - диде ул.

Александр Шадриков сүзләренчә, проектны федераль акча хисабына "Идел елгасын саклау һәм пычрануга юл куймау" өстенлекле проекты кысаларында булдыру көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100