news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министры: Идел-Кама каскады сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынды

13 августка Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,83 м тәшкил итә.

(Казан, 14 август, "Татар-информ").  Идел-Кама елгалары сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынган. Бу турыда  Су ресурслары федераль агентлыгында утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйткән. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу турында сөйләшү булды. 

“Уртак тырышлык белән Идел-Кама каскады сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынды. Су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану буенча үз вакытында күрелгән чаралар планлаштырылган чорга су биеклеген тиешле күрсәткечкә җиткерүгә ирешү мөмкинлеге бирде,” – диде Александр Шадриков. 

Хәзерге вакытта Идел-Кама сусаклагычларында су хуҗалыгына бәйле хәлләр тотрыклы. Гидроузеллар эше билгеләнгән күрсәткечләргә туры килә. 13 августка Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,83 м (БС) тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot