news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология министры Бөтенроссия экологик белем бирү үзәген Казанда ачарга тәкъдим итте

Татарстанда киләсе уку елында барлык район һәм шәһәрләрдә экология сыйныфлары ачылачак, диде Фәрит Абдулганиев.

Экология министры Бөтенроссия экологик белем бирү үзәген Казанда ачарга тәкъдим итте
prav.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Казанда Бөтенроссия экологик белем бирү үзәге ачу тәкъдимен хуплады. Татарстан мәктәпләрендә экология сыйныфларын оештыруның әһәмияте турында бүген министрлык җитәкчесе Фәрит Абдулганиев еллык коллегия утырышында сөйләде.

Мәгълүм булганча, быелгы уку елында республикада беренчеләрдән булып, Казанның 3нче гимназиясендә экология сыйныфы ачылган иде. Биредә беренче сыйныф укучылары өчен ел дәвамында табигатьне саклауга багышланган төрле чаралар оештырыла. Министр сүзләренчә, Татарстанда тагын җиде мәктәптә экология сыйныфлары пәйда булды. Ә киләсе уку елыннан бөтен район һәм шәһәрләрдә дә экология сыйныфлары барлыкка килер дип планлаштырыла.

“Экология мәсьәләләрен балачактан аңлап үсү дөрес. Безнең балалар табигатьне саклау мәсьәләләре белән кызыксына, экологик хәрәкәтләрдә актив катнаша. Россиякүләм олимпиадаларда һәрвакыт призлы урыннар яулаулары да шуны дәлилли”, - диде Фәрит Абдулганиев.

Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта министр Казанда Бөтенроссия экологик белем бирү үзәге һәм аның карамагында яшь натуралистлар станциясе оештыру мөһимлеге турында әйтте. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында бу тәкъдимне хуплавын белдерде, Татарстанның тупланган тәҗрибәсен исәптә тотып, федераль дәрәҗәдә мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде.

ТР Фәннәр академиясенең Экология мәсьәләләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов та яшь буынга экологик белем бирүнең бердәм үзәге булырга тиеш дип белдерде. “Экологик белем бирү хәрәкәте уңышлы гына башланып китте. Безнең алда хәзер бердәм укыту программасын төзү, экологик сыйныфларның матди-техник базасын тәэмин итү, экология фәнен мәктәпләрдә укытырлык кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итү бурычы тора”, - диде галим. 

Бөтенроссия экологик белем бирү үзәге Космонавтлар урамында 2,5 гектар мәйданда төзелер дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100