news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министры авыл кешеләренә бәрәңге сабагын дөрес итеп кулланырга өйрәтте

Александр Шадриков сүзләренчә, бакчадагы чүпләрне ягу янгын куркынычсызлыгы таләпләрен боза.

Экология министры авыл кешеләренә бәрәңге сабагын дөрес итеп кулланырга өйрәтте
Михаил Захаров/архив

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яз җитү белән бакчадагы иске бәрәңге сабакларын, чүпләрне якмаска, ә ашлама итеп кулланырга чакырды.

«Мин үзем авылда үстем. Бәрәңге чүпләрен ягарга түгел, өеп ашлама ясарга кирәк. Авылда үзебез дә шулай өеп куеп, черетә идек. Аннан соң ул ашламага әйләнә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Александр Шадриков сүзләренчә, бәрәңге сабакларын, яки бакчадагы башка чүпләрне ягу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза.

«Кипкән чирәмне дә ягарга кирәкми. Ул дөрләп янып китәргә мөмкин. Бу авыллар өчен дә бик куркыныч, табигатькә дә зыяны килә», — дип сөйләде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot