news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә яңа җитәкче билгеләделәр

Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә яңа җитәкче билгеләделәр
Фото: https://tat.e-nkama.ru/news/745/114836/

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы итеп Олег Юрьев билгеләнде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Коллективка яңа җитәкчене Татарстан Экология һәм табигать байлыклары министры Александр Шадриков тәкъдим итте. Ул Олег Валентиновичка уңышлар теләде һәм яңа билгеләнү министрлыкның территориаль идарәсе командасы эшенә уңай йогынты ясаячагына ышаныч белдерде. Элек бу вазифада Алексей Лобанов эшләгән иде.

Искәртик, Түбән Кама территориясендә Татарстан Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының иң зур территориаль идарәсенең берсе урнашкан. Экологлар республиканың Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнарында контрольлек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot