news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министрлыгы Татарстанның 96 мәктәбе өчен дәреслекләр әзерли

Яңа уку елыннан республика экокласслары укучылары яңа дәреслекләр буенча шөгыльләнәчәк.

Экология министрлыгы Татарстанның 96 мәктәбе өчен дәреслекләр әзерли
архив/Рамиль Гали, Владимир Васильев

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Татарстанның 96 мәктәбе өчен дәреслекләр эшләү белән шөгыльләнә. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«Август коллегиясендә Татарстан Президенты безнең экологик белем бирүгә кагылышлы тәкъдимне хуплады. Без хәзер экокласслар булган 96 мәктәпнең беренче һәм бишенче сыйныф укучылары өчен дәреслекләр әзерлибез. Әлеге инициатива киләсе уку елында да хупланыр, ә мондый сыйныфлар күбрәк булыр дип өметләнәм.

Экология белән балалар бакчасыннан шөгыльләнергә кирәк», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot