news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министрлыгы табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр итәргә чакыра

Республика иҗтимагый кабул итү системасына ел башыннан гражданнардан 5804 мөрәҗәгать кергән.

Экология министрлыгы табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр итәргә чакыра
архив/Султан Исхаков

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Экология министрлыгы табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр итәргә чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ел башыннан Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 5804 мөрәҗәгать килгән. 

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге – 2514е "Мәктәп эко-патруле" кушымтасы аша мәктәп укучыларыннан килгән. Шулай ук экологлар тарафыннан "Халык контроле" системасы аша килгән 927 мөрәҗәгать, министрлыкның электрон почтасы, "кайнар линия" телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 820 хәбәр каралган. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1543 мөрәҗәгать алынган.

Татарстан Экология министрлыгы табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә каналларын искәртә. Сорау һәм тәкъдимнәрне:

 - (843) 267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча юлларга мөмкин.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot