news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сулыкларның чисталыгын кайгырта

Хәзер Балтач май-сөт комбинатыннан Шушма елгасына агып төшә торган суның сыйфат дәрәҗәсе рөхсәт ителгән күрсәткечләргә туры килә.

(Казан, 14 сентябрь, “Таар-информ”). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре зур сулыкларга агып төшә торган ташландыкларның составын даими тикшереп тора. Агымдагы ел башында республиканың Төньяк территорияләр идарәсе инспекторлары тарафыннан Шушма елгасына агып төшә торган юынтык суларның сыйфат дәрәҗәсе тикшерелгән. Нәтиҗәдә, агып төшкән суларда фосфат һәм нитратның рөхсәт ителгән нормадан артып китүе һәм шулай ук химик күрсәткечләрнең дә югары  чиктән артып китүе ачыкланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табигый суның сыйфаты начарлану очрагы “Арча” ААҖдән (Балтач май-сөт комбинатыннан) ташландык сулар агып чыккан урында күзәтелгән. Су объектыннан файдалануда билгеләнгән шартларны (РФ КоАП, 7.6 маддәсе) бозган өчен, административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм моны төзәтергә күрсәтмә бирелгән.

Күрсәтмәне үтәү максатларында Балтач май-сөт комбинатында яңа җиһаз кулланышка кертелгән. М-Комби (НС)Ж (майны тоткарлый торган) җайланма канализация калдыкларын чистарту мәйданчыгына куелган. Агып чыккан пычрак су М-Комби җайланмасы ярдәмендә механик яктан яхшылап чистартыла. Әлеге чаралар Шушма елгасына агып төшкән ташландык суның сыйфат дәрәҗәсен кабул ителгән нормаларга туры китерергә ярдәм итте, диелә министрлык хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100