news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология һәм табигый ресурлар министрлыгы Казан инновация университеты белән килешү төзеде

Очрашуда тирә-якны саклау буенча үзара хезмәттәшлек, студентлар практикасын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Экология һәм табигый ресурлар министрлыгы Казан инновация университеты белән килешү төзеде
eco.tatarstan.ru/

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада министр Александр Шадриков һәм уку йорты ректоры Асия Тимирясова катнашты. Очрашуда тирә-якны саклау буенча үзара хезмәттәшлек, студентларың практикасын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

“Яшь буынның табигатьне саклауда актив катнашуы, экологиядә квалификацияле белгечләр артуы күңелле”, - диде Александр Шадриков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100