news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология һәм табигатьтән файдалану комитетын элеккеге министр җитәкли

ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән Азат Хамаев рәислек итәчәк.

Экология һәм табигатьтән файдалану комитетын элеккеге министр җитәкли
Владимир Васильев/архив

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетын Азат Хамаев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшли иде. Депутатлыкка сайлангач, парламентка эшкә китте. Бүген Дәүләт Советында узган беренче утырышта аны комитет рәисе итеп сайладылар.

“Комитетның алдагы эше –  Татарстан халкының яшәү шартларын, экологияне яхшырту өчен законнар үтәлешен тикшерү, яңа закон проектлары белән чыгу”, - дип белдерде ул.

  • Комитет составына 15 депутат керде. Шул исәптән - “Цеолиты Поволжья” Сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Фәнил Баһаветдинов, “Түбән Кама нефтехим” компаниясе генераль директоры Азат Бикмурзин, “Майский” теплица комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев, “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, “ТатРИТЭКнефть” оешмасы директоры Николай Нефедов һәм башка депутатлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100