news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан халык белән беренче җыен Әлмәттә уза

Халыктан җирлекне төзекләндерү буенча яңа тәкъдимнәр көтәләр.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”) 2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы итеп игълан ителүе уңаеннан, халыктан яшәгән җирлекне төзекләндерүгә тәкъдимнәр ишетү өчен беренче җыен 15 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә узачак. Халык белән очрашу Яшьләр үзәгендә кичке сәгать 6га билгеләнгән. Очрашуда Әлмәт хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Су саклау зоналары елы” программасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәттә быел Су саклау зоналары елы кысаларында да март аенда җирле халык катнашында проектлауга кагылышлы семинар оештырылган иде. Ул чакта шәһәрнең “Пляж” зонасы турында сөйләштеләр. Ял итү, спорт мәйданчыкларын, пляж, бассейн, кафены үз эченә алган әлеге туристик зона уңышлы гына июль аенда тантаналы төстә ачылды. Хәзер халыктан яңа тәкъдимнәр көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100