news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казансу елгасының саегу сәбәпләрен атады

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казансу елгасының саегу сәбәпләрен атады
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бу җәйдә Казансу елгасының саегу сәбәпләрен аңлаттылар. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә су кимүе турында фотолар урнаштырган. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, елгада су дәрәҗәсе Казан тирәсендә кими.

«Казансу дәрәҗәсенең кимүе аның Куйбышев сусаклагычы терәкләрендә урнашкан өлешендә генә күзәтелә, ул Куйбышев сусаклагычы дәрәҗәсенең түбәнәюе белән бәйле», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода искәртүләренчә, Куйбышев сусаклагычы Идел-Кама сусаклагычлары каскадының төп агымын көйләүче булып тора һәм тиешле кагыйдәләргә ярашлы файдаланыла. Сусаклагычның эш режимы Су ресурсларының федераль агентлыгы (Росводресурсы) тарафыннан ведомствоара эшче төркем карарлары нигезендә билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot