news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология елында табигатьне саклауга 347 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

Вице-премьер Александр Хлопонин президент Владимиру Путинга бизнесның табигатьне саклау эшчәнлегендә актив булуын җиткергән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Экология елында федераль һәм төбәк хөкүмәтләре, шулай ук эре компанияләр Россиядә экологик вазгыятьне яхшырту максатыннан 234 чара үткәрергә ниятли. Әлеге уңайдан 350 млрд сум акча тотылачак. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә. Табигатьне саклау программаларын хөкүмәт тарафыннан тормышка ашыру планнары турында президент Владимир Путинга вице-премьер Александр Хлопонин сөйләгән.

Аның сүзләренчә, төрле проектлар табигатькә килгән зыянны бетерүгә, яңа технологияләр булдыруга, сирәк хайваннар популяциясен саклауга юнәлдерелгән. Сумманың шактый өлешен шәхси бизнес бирәчәк.

"Барлыгы 347 млрд сум акча тоту ниятләнә, 145 млрд федераль, 11 млрд төбәк бюджетларыннан булачак, төп өлеш - 190 млрд сумны шәхси эре компанияләр тотачак, — дип җиткергән Александр Хлопонин.

Хөкүмәт “Чиста ил” проектына алына, анда коммуналь калдыкларны термик эшкәртү буенча Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә төзү каралган.

Икенче юнәлеш – рекультивация һәм чистарту чаралары. Әлеге проектка 20ләп төбәк җәлеп ителә, анда 25 объект булачак. "Билгеле булганнары - Түбән Новгород өлкәсендә Дзержинск , Чиләбе өлкәсе һәм Франц Иосиф Җире. Сезнең күрсәтмә буенча быел Байкал күлен чистартуга да керешәчәкбез", — дип җиткергән вице-премьер Владимир Путинга.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100