news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология эксперты: авыруларның чирек өлеше экология торышына бәйле

Профессор Владимир Грачев Россиядә чүп полигоннарын ябарга вакыт җитте дип саный.

Экология эксперты: авыруларның чирек өлеше экология торышына бәйле
Султан Исхаков

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Кешеләрдәге авыруларның 24 проценты экология торышына бәйле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында Россия экология академиясе президенты - профессор Владимир Грачев әйтте.

“Мин полигон тирәсендә яшәүчеләрне кызганам, аларның каршы килүенә нигез бар. Полигон янында зарарлы матдәләр бүленеп чыга, шуңа күрә биредә яшәргә мөмкин түгел, алар сәламәтлеккә йогынты ясый. Күмер станцияләре һәм полигоннар янында яшәү – бик куркыныч”, - дип саный экология буенча эксперт.

Аның фикеренчә, барлык полигоннарны ябарга һәм алардан калган мирасны юкка чыгарыга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot