news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология – балалар күзе белән

Сарманның “Шәфкать” үзәге “Экология – балалар күзе белән” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан итә

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы төрле чараларга, конкурсларга бик бай. “Шәфкать” - халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә - табигатькә сак караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохит проблемаларына балаларның да игътибарын җәлеп итү максатыннан, “Экология – балалар күзе белән” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан итә. Анда 5 яшьтән 13 яшькәчә булган балалар катнаша ала. Теләсә нинди материалда (ватман, тукыма һ.б.) теләгән рәсем техникасы (акварель, тушь, карандаш, акбур һ.б.) белән ясалган А3 яки А4 форматындагы рәсемнәрне 15 нче майга кадәр “Шәфкать” үзәгенә тапшырырга кирәк. Нәтиҗә 1 нче июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә ясалачак, дип хәбәр итә "Сарман" район газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot