news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология активистлары «Локомотив» комлыгы территориясеннән 140 килограмм чүп җыйган

«Чиста Идел» экология проекты Россиянең алты эре шәһәрендә — Казан, Түбән Новгород, Чабаксар, Самара, Волгоград һәм Әстерханда тормышка ашырыла.

Экология активистлары «Локомотив» комлыгы территориясеннән 140 килограмм чүп җыйган
https://eco.tatarstan.ru/

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Идел елгасы яр буенда «Чиста Идел» проектын тормышка ашыру кысаларында чүп җыю буенча экология акциясе узды. Чара «Елгалардан башка ике кулсыз кебек» фонды тарафыннан оештырылды.

Акциядә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, эшкуарлык тармагы вәкилләре һәм коммерцияле булмаган оешма активистлары катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матубгат хезмәте.

Бер сәгать эчендә активистлар Казанның «Локомотив» комлыгы яр буеннан 140 килограмм чүп җыеп алды. Барлыгы 2 чакрымнан артык яр буе территориясе чистартылды.

«Татарстанда мондый өмәләр даими рәвештә үткәрелә. Бу безнең халыкның әйләнә-тирәлекне саклауга җаваплы каравын күрсәтә. Республикабызның, шәһәребезнең чисталыгы һәм төзеклеге үзебездән тора», — дип искәртте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

«Чиста Идел» экология проекты Россиянең алты эре шәһәрендә — Казан, Түбән Новгород, Чабаксар, Самара, Волгоград һәм Әстерханда тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot