news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологик законнарны аеруча дорфа бозган 818 факт буенча эшләр прокуратурага тапшырылган

Дәүләт контроле барышында республикада 6271 закон бозу очрагы беленгән

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Былтыр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы карамагындагы инспекторлар республикадагы 2308 предприятиегә табигатьне саклау законнары үтәлешен тикшерү буенча 6309 тапкыр тикшерү белән барган. Дәүләт контроле барышында 6271 закон бозу очрагы беленгән, ел дәвамында шуларның 5816сы, ягъни 93 проценты билгеләнгән срокта төзәтелгән. Закон бозган өчен 4554 юридик, вазифаи һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы – 15,63 млн. сумга якын. Болардан тыш, законны аеруча дорфа бозган 818 факт буенча эшләр прокуратурага тапшырылган.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең узган елда башкарган эшчәнлеккә йомгакларны игълан итү һәм быелга билгеләнгән бурычлары буенча Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган киңәйтелгән утырышында доклад белән чыккан министр Әгъләм Садретдинов шундый мәгълүматлар китерде һәм еллык нәтиҗәләр белән аерым-аерым таныштырды.

Атмосфера һавасын пычрату елдан-ел киметелсә дә, мәсьәлә актуальлеген югалтмый, дип билгеләп үтте министр. Ул китергән мәгълүматлар буенча, атмосферага чыга торган зарарлы матдәләрнең гомуми тыгызлыгы квадрат километрга 4 тонна туры килә, ә Россия Федерациясе буенча – 2,2 тонна, Идел буе федераль округы буенча – 6 тонна. Углерод оксиды, азот окисләре, формальдегид, углеводородлар кебек һаваны пычрата торган матдәләрнең автомобиль юллары тирәсендә нормативтан каралганнан 5,2 процентка артык булуы мәгълүм, аерым территорияләрдә бу күрсәткеч 11,5 процентка җитә, дип, Ә.Садретдинов мисалга Яшел Үзән, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Нурлат муниципаль районнарын һәм Казан шәһәрен китерде.

Министрлык, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, автомобиль транспортын һаваны пычрату ягыннан “Саф һава-2009” операциясе кысаларында тикшерү барышында 273 предприятие һәм автомагистральләрдә 7,5 меңнән артык транспорт күз уңыннан уздырылган. Нәтиҗәдә, 1264 автомашина, ягъни тикшерелгәннәрнең 16,8 процентында пычрата торган матдәләр һавага нормативлардан артык күп чыгара дип табылган. Барлыгы 1080 (2008 елда – 349) протокол төзелгән һәм 340 мең сумнан артык (2008 елда – 172 мең сум) гомуми суммада штраф салынган һ.б.

Аннары утырышта Казан шәһәре Башкарма комитеты Рәфис Борһанов, “Челныводоканал” ЯАҖ генераль директоры Уел Хөсәенов, ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе башлыгы Александр Кадаш, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының “Электрон хакимият” секторы мөдире Рафаил Мостафин да әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтелгән чаралар һәм тормышка ашырылган гамәлләр хакында хисап тотты, аерым тәкъдимнәр җиткерде.

Коллегия утырышында катнашкан РФ табигать ресурслары министры урынбасары Игорь Майданов һәм ахырдан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада табигатьне саклау һәм файдалану, әйләнә-тирә мохиттәге вазгыятьне яхшы якка үзгәртү буенча эшчәнлеккә бәяләмә биреп, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Соңыннан республика һәм министрлык бүләкләре тапшырылды.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100