news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологик хәрәкәт вәкиле: Иҗтимагый оешмалар экологияне саклауга зур өлеш кертә

Экологик хәрәкәт вәкиле: Иҗтимагый оешмалар экологияне саклауга зур өлеш кертә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген экологик иҗтимагый оешмалар, хәрәкәт активистлары һәм велосипедчылар Казанның «Урам» экстрим-паркында бергәләп үткәргән чарада экологик коктейльләр, хәтта вегетариан өчпочмагын авыз итеп булды.

«Экостанция ачылышын менә шулай шаулатып-гөрләтеп оештырырга булдык. Шәһәребездә бик күп экологик мәгърифәтле проектлар, алар барысы да шактый эффектив. Экологик хәрәкәт активистлары велоспортчылар белән дә һәрчак дуслар. Гомумән, вело — супер тема!» — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Экологично» хәрәкәте вәкиле Зөлфия Такташова.

Такташова әйтүенчә, иҗтимагый оешмалар экологияне саклауга зур өлеш кертә. Шулай ук ул вегетариан ризыкларын атнасына бер тапкыр ашарга киңәш итә. Моны ул экологик сакчыл караш белән аңлатуын ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чарада катнашучылар үзләре үк төрле мастер-классларда катнашып экологияне саклауга үз өлешләрен кертә алдылар. Экологик яктан сыйфатлы ярминкә дә халыкта кызыксыну тудырды. Биредәге велосипедчылар саны 300дән артып китүен, күпләр гаиләләре белән килүен билгеләп узды оештыручылар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100