news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Казанда гражданнарны кабул итә

Кабул итү барышында күзәтчелек ведомствосы вәкаләтләренә кергән сорауларга җавап биреләчәк

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә шәхси кабул итәчәк. Аның барышында ул күзәтчелек ведомствосы вәкаләтләренә кергән сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү, металлургия сәнәгате, газ бүлү һәм газ куллану объектлары, электр- һәм җылылык энергетикасы объектлары, күтәртү корылмалары, шулай ук Татарстан, Мари иле һәм Чувашстан республикаларының гидротехник корылмаларыннан куркынычсыз файдалануны күзәтүне башкара. Моннан тыш, идарә төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт вакытында да дәүләт төзелеше күзәтчелеге белән шыгыльләнә.

Гражданнар Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча иртәгә 10нан 12гә кадәр кабул ителә.

Алдан язылу өчен телефон: (843) 231-17-03.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100