Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте Казанда семинар-киңәшмә уздыра
Иртәгә семинарның пленар утырышы көтелә
(Казан, 3 сентябрь, "Татар- информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда "Химия һәм нефть химиясе комплексы объектлары төзелешендә һәм алардан файдалануда федераль күзәтчелекне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе" темасына бөтенроссия семинар-киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте тарафыннан уздырылучы киңәшмә эше 5 нче сентябрьгә кадәр дәвам иттереләчәк.
Семинарда федераль хезмәтнең Үзәк аппаратының территориаль идарәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, профильле сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнаша.
Иртәгә Казанның "Корстон" комплексында семинар-киңәшмәнең пленар утырышы узачак. Аның эшендә Татарстан Республикасы җитәкчелегенең, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешинның катнашуы көтелә. Семинар нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм магистраль торбаүткәргеч объектларын төзү һәм алардан файдалану процессында дәүләт контролен гамәлгә ашыру барышында туа торган актуаль проблемаларга багышланган.
Бүген исә "Корстон" да, семинар кысаларында, федераль хезмәтнең нефть һәм газ комплексында Куркынычсызлык буенча фәнни-техник совет секциясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз