news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Экологик нәтиҗәлелек һәм энергияне янга калдыру» темасына конференция уздырылды

Анда эшләп чыгарган энергияне кулланганда яңа технологияләр ярдәмендә аны янга калдыру юлы белән әйләнә-тирә мохиткә, кеше сәламәтлегенә зыянны киметү, шул ук вакытта чыгымнарны янга калдыру мәсьәләләре күтәрелде

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ярминкәсендә «Энергетика. Ресурсларны янга калдыру» XI Халыкара күргәзмә кысаларында «Экологик нәтиҗәлелек һәм энергияне янга калдыру» темасына конференция уздырылды.

ТР Министрлар Кабинеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге форумда дистәдән артык доклад тыңланды. Аерым алганда, анда Германия компаниясенең Мәскәүдәге вәкиллеге, Мәскәү, Самара, Казан, Чаллыдан килгән компания һәм предприятие вәкилләре, лаборатория белгечләре һәм югары уку йортлары галимнәре, гомумән, эшләп чыгарган энергияне кулланганда яңа технологияләр ярдәмендә аны янга калдыру юлы белән әйләнә-тирә мохиткә, кеше сәламәтлегенә зыянны киметү, шул ук вакытта чыгымнарны янга калдыру мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрен җиткереп, конкрет чыгышлар буенча фикер алыштылар.

Анда биогаз корылмалары кулланып калдыкларны утильләштерү технологияләрен сайлаганда ресурсларның энергетик нәтиҗәлелеге критерийлары, экологик менеджмент системасы, поликарбонатлар җитештерүдә чимал белән тәэмин итү өчен углерод диоксидын җитештерү проектын гамәлгә ашыруның экологик нәтиҗәлелеге һәм энергия ресурсларын саклау, сәнәгатьтән атмосферага чыгарыла торган углерод диоксидын куллану юлы белән нефтьнең суырту өчен кыен булган запасларын чыгару һ.б. темалар кузгатылды. Энергияне нәтиҗәле куллану һәм экологиягә зыянны киметүдә биналарның җылылык саклау үзлегенә заманча таләпләр кую, әйләнә-тирә мохитне саклау шарты буларак нефть продуктлары объектларын сертификацияләү мәсьәләләре аеруча зур кызыксыну тудырды. Автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә бензин парларын атмосфера һавасына чыгаруны киметү буенча инновацион технология тәкъдим ителде.

Соңыннан ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Анатолий Щеповских «Җир хокуклары Декларациясе (Хартиясе) принципларын тормышка ашыру – Татарстан Республикасында үсеш һәм экологик куркынычлызлыкның нигезе», әлеге министрлыкның әйләнә-тирә мохит мониторингы бүлеге башлыгы Анатолий Шлычков «Әйләнә-тирә мохитне саклау белән идарә итү һәм ресурслар саклау» темаларына чыгыш ясадылар.

Конференция эшендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының табигатьтән файдалану һәм экология бүлеге баш киңәшчесе Евгений Игонин катнашты. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100