Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Экологлар иртән Түбән Камада һаваны тикшергән вакытта агулы матдәләр тапмаган
Түбән Камада иртән һаваның торышын тикшергән вакытта агулы матдәләр табылмаган, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.
Мониторингны атмосфераның пычрануын контрольдә тотучы 5 станция үткәргән. Пробалар һаваны пычрата торган 14 матдә буенча алынган.
«Түбән Кама районында урнаштырылган һава сыйфаты торышын контрольдә тотуның автомат станцияләре рөхсәт ителгән концентрацияләрнең тиешле күләмнән артып китүен ачыкламады», - дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз