Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ЭКОлидер-2026» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
«ЭКОлидер-2026» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген хуплау. Оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү йортлары, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Конкурска материаллар 2026 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз