Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Əкият» театры Россиянең иң зур курчак театры фестивалендә «Адәмнәр» спектаклен күрсәтә
Иртәгә «Əкият» курчак театры «Петрушка великий» халыкара курчак театры фестивалендә үзенең «Адәмнәр» спектаклен күрсәтәчәк.
«Бүген Россиядәге иң зур халыкара курчак театры фестивале Екатеринбург шәһәрендә ачылды. Биш көн дәвамында Россия, Казахстан һәм Төркия театрлары катнаша», дип хәбәт итә «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге.
Фестиваль катнашучы театр коллективлары парады белән башланып киткән. Татарстаннан килгән курчак театры делегациясе үткәндә оркестр татар көе уйнаган.
«Петрушка великий» халыкара курчак театры фестивале Екатеринбургта 2002 елдан бирле үткәрелә. Катнашачак спектакльләрне эксперт советы сайлый. Бер программада традицион һәс эксперименталь, балалар һәм зурлар өчен булган әсәрләр туплана. Спектакльләрне жюри бәяли һәм җиңүчеләрне билгели.
«Адәмнәр» – «Әкият» курчак театрының өлкәннәр өчен куелган спектакле. Ул Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повестена нигезләнеп куелган. Спектакль «Алтын битлек» театр премиясе номинанты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз