news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Экият» курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк

«Гуси-лебеди» һәм «Әлфия» спектакльләре начар күрүчеләр өчен яраклаштырылган.

«Экият»  курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Экият» татар дәүләт курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

11 октябрь көнне Курчак театрында Л.Кожевниковның «Гуси-лебеди» спектаклен начар күрүчеләр тифлокомментарийлар белән карый алачак.

Икенче спектакль — Илгиз Зәйниевның өлкәннәр өчен куелган «Әлфия» музыкаль курчак спектакле. Аны начар күрүчеләр 18 октябрь көнне карый алачак.

Спектакльләр өчен тифлокомментарийларны Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсе хезмәткәре Гөлүсә Закирова әзерләгән. Спектакльләр «Особый взгляд» программасы грантлары нигезендә начар күрүчеләр өчен яраклаштырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot