Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургтан Салават Сөрмәтов: Мин күптәннән чәк-чәк пешерергә хыялландым
Себер татар яшьләренең X фестивалендә катнашкан егет-кызларга чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс уздырылган.
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Себер татар яшьләренең X фестивалендә чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс узган. Чәк-чәк пешерергә иң зур теләк белдергән егет Салават Сөрмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә милли ризыкны пешерүе һәм, гомумән, фестиваль турында сөйләп китте.
“Мин Себер татар яшьләре фестивалендә былтыр да булган идем. Быел бу чара тагын да югарырак дәрәҗәдә узды. Бик күп кенә кызыклы остаханәләр эшләде, бәйгеләр булды. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм, хәтта, Казахстаннан кунаклар килүенә бик шатмын”, - диде Салават Сөрмәтов.
Салават Сөрмәтов – “Милли хәзинә” исемле өстәл уенының авторы. Бу уен Россиянең төрле төбәк татарларына ошап та өлгергән. “Милли хәзинә” белән 10 нан артык уен уйнап була. Себер татар яшьләренеж X фестивалендә уенны тәкъдим итү кичәсе узган.
“Бик җылы каршы алдылар, күп кенә яңа дуслар таптым. Быелгы оештыручылар составы бик яшь – егет-кызларга нибары 16-18 иде. Мондый зур чара үткәрү тәҗрибәсе булмаса да, барысы да бик әйбәт узды. Мин татарча “Кем миллионер булырга тели?” уенын уздырдым һәм “Милли хәзинә” уенын тәкъдим иттем. Бу өстәл уены белән бик нык кызыксындылар, алырга теләүчеләр дә бар иде”, - диде ул.
Себер татар яшьләре фестивалендә чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс узган. Салават та милли ризыкны пешерергә өйрәнү мастер-классында бик теләп катнашкан.
“Фестивальдә чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс та узды. Мин күптәннән тәмле чәк-чәкне пешерергә хыяллана идем. Бу татар ризыклары арасында иң популяр ризыкларының берсе. Аны пешерү авыр да түгел, нибары он, тоз, шикәр, май, су һәм бал гына кирәк икән”, - дип сөйләде Салават.
Исегезгә төшерәбез, 21-24 сентябрь көннәрендә Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләренеж X фестивале узды. Фестивальдә Томск, Алтай, Кемерово, Иркутск, Екатеринбург, Красноярск, Татарстан, Төмән, Пермь, Бурятия, Новосибирск төбәкләреннән һәм Казахстанның Семей шәһәреннән 70 делегат катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз