news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургтан Ринад Исхаков: Яшьләргә пафослы чаралар түгел, җылы татарча мохит кирәк

Екатеринбургтан Ринад Исхаков: Яшьләргә пафослы чаралар түгел, җылы татарча мохит кирәк

Свердловск өлкәсеннән педагогика фәннәре кандидаты Ринад Исхаков фикеренчә, яшьләр аңында милли код урнашсын өчен җылы, рәхәт татарча атмосфера булдырырга кирәк.

«Яшьләр аңы белән йомшак эшләргә кирәк, алардан таләп итәргә кирәкми. Милли код дигәндә, татар яшьләренә пафослы, зур чаралар түгел, ә өйдәге кебек җылы атмосфера кирәк», - дип сөйләде ул татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл барышында.

Аның сүзләренчә, яшьләргә гаиләдәге, оешмадагы атмосфера нык тәэсир итә. 

«Сабантуй кебек зур бәйрәмнәр булу әйбәт, әлбәттә. Шулай да яшьләрдә үзаң булдыруда көнкүреш зуррак өлеш кертә. Яшьләр аралашырга, чәй эчәргә дип җыелышса, анда мохит барлыкка килә. Анда яңа кеше килсә, ул монда куркынычсыз, рәхәт мохит булуын сизә һәм үзе дә шул дулкынга кереп китә», - дип аңлатты ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot