news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургтан Мәскәүгә юл тоткан самолетның электр үткәргеченә ут капкан

Очкыч «Шереметьево» аэропортына исән-имин төшеп утырган.

Екатеринбургтан Мәскәүгә юл тоткан самолетның электр үткәргеченә ут капкан
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Екатеринбургтан Мәскәүгә юл тоткан, электр үткәргечендә хилафлыклар килеп чыккан самолет «Шереметьево» аэропортына төшеп утырган.

«Боинг» пассажир очкычының стюардессалары салонда чыккан янгынны үз көчләре белән сүндергән.

Самолет аэропортка исән-имин төшеп утырганнан соң, лайнерның пассажирларын эвакуацияләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot