news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургтан Мәскәүгә очкан самолет «Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

Екатеринбург-Мәскәү рейсы пассажирлары башкалага башка рейс белән сәгать иртәнге биштә очып киттеләр, дип хәбәр ителә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Бүген 00.03 сәгатьтә «Казан» халыкара аэропортында Екатеринбург — Мәскәү рейсы белән барган самолет төшеп утырырга мәҗбүр булды», — дип сөйләде агентлыкка аэропортның матбугат секретаре Гадел Гатауллин.

Билгеле булганча, самолет «Россия» авиакомпаниясенеке.

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе һава судносы системаларының берсендә басым төшү булган.

Соңрак билгеле булганча Екатеринбург-Мәскәү рейсы пассажирлары башкалага башка рейс белән сәгать иртәнге биштә очып киттеләр, дип хәбәр иттеләр ТАСС аэропортның матбугат хезмәтендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot