Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургтан Фәвия Сафиуллина: Агафуровлар турындагы китапны бастыруда ярдәм булса иде
Екатеринбургта чыга торган «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина сәүдәгәр Агафуровлар турындагы китапны бастыруда ярдәм сорады. Китапны Агафуровлар нәселе вәкиле Бәдри Девишев язган. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында узган очрашуда сөйләде.
«Уралда яшәүче рус халкы Агафуровларны күбрәк бәяли һәм игътибар бирә. Татарлар Агафуровларның кайчандыр затлы сәүдәгәрләр булганын гына белә, шәхес буларак бик нык белеп бетермиләр. Шуңа, бу нәселнең вәкиле булган Бәдри Девишев дигән кеше китап язды. Анда бик күп мәгълүмат тупланган. Гаилә серләре, тарихчылар белмәгән мәгълүмат бар. Китап рус телендә. Автор үзе бернинди гонорарга өметләнми. Хәзерге вакытта китапны бастыру өчен иганәче эзлибез. Берәр ярдәм булса иде», – диде ул.
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бу мәсьәләдә Лаеш районы читтә калмаска тиеш дигән фикердә. Ул Агафуровларның төп чыгышы Лаеш районыннан булуын искәртте.
«Бу очракта Лаеш районы хакимияте, газеталары да актив катнашсын иде, чөнки аларның төбәгеннән чыккан шәхесләр турында сүз бара. Бөтен Россиягә таралган исемнәр. Шәхесләрнең биографиясен белергә кирәк. бу очракта Лаеш та читтә калмаска тиеш, дип уйлый», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров китаплар бастыруда ярдәм күрсәтү белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең күп булуын ассызыклады. Бу мәсьәләне игътибарга алачакларын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз