Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургтан Фәрит Носратуллин: Киләсе җанисәп буенча бүген үк эшли башларга кирәк
Свердловск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе идарәсе әгъзасы Фәрит Носратуллин фикеренчә, бүгенге көннән чаралар күрелмәсә, киләсе җанисәптә татар халкы тагын 600 мең кешене югалта ала.
Бу хакта ул Екатеринбург шәһәренең милли-мәдәни үзәгендә узган түгәрәк өстәл барышында әйтте.
«Ун ел эчендә безнең өлкәдә 50 меңнән артык татар кешесе югалган. Бу - фаҗига. Кем гаепле? Барыбызның да гаебе бар. Җанисәп вакытында бик актив эшләмәгәнбездер. Тагын ун елдан шундый ук хәл булмасын өчен нәрсә эшләргә? Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә Татарстан җанисәп өчен җаваплы махсус кешеләрне билгеләнсен иде. Алар бүгеннән башлап татар халкы белән эшләргә тиеш. Җанисәп узгач, без алардан таләп итә алабыз. Бүген сорар кеше юк. Бүгеннән эшли башламасак, киләсе җанисәптә тагын шул кадәр кешене югалтабыз», – диде ул.
Ул халык санын алучының милләт турында сорауны бирмәвен искә алды.
«Минем янга килделәр, әмма милләтне сорамадылар. Мин үзем яздырдым», – диде ул.
Җанисәп нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында 10 татар оешмасы катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз