news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургтагы уку йортында хиҗап киюне тыюга Татарстан мөфтие ризасызлык белдерде

Хиҗап кияргә тыю карарын уку йортының уставы, студентларның эчке тәртип кагыйдәләренә таянып аңлатканнар.

Екатеринбургтагы уку йортында хиҗап киюне тыюга Татарстан мөфтие ризасызлык белдерде
Владимир Васильев/архив

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенә Екатеринбург шәһәрендәге Свердловск өлкәсе медицина көллиятендә хиҗап киюне тыю турында бер абитуриенттан шикаять килгән. Анда хиҗап кияргә тыюны уку йортының уставы һәм башка норматив документларга таянып аңлатканнар. Әлеге хәлгә ризасызлыгын белдереп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмда язды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Илебезнең Төп законында Аллаһ искә алына. Ягъни аның текстында күпмилләтле Россия җәмгыятенең иманлы булуы чагыла. Әмма Татарстан Диния Нәзарәтенә медицина көллиятендә хиҗап киюне тыю турында чираттагы шикаять килеп иреште. Бу юлы — Екатеринбургтан», — дип яза мөфти.

Камил хәзрәт белдергәнчә, мөфтият белгече белән әңгәмәдә уку йорты җитәкчелеге кистереп җавап биргән: «шәкертнең кыяфәте авыруга уңайсызлыклар тудырмаска тиеш». «Хиҗап кигән табиб ни рәвешле авыруларның ачуын чыгарып дискомфорт тудыра ала? Һәм иң мөһиме: РФ Конституциясендә дә Аллаһ телгә алынгач, оешмаларның хиҗап киюне тыючы эчке боерыклары ни дәрәҗәдә законлы?» — дигән сорау куя ТР Диния нәзарәте рәисе.

«Без XXI гасырда, бөтен дөньяга гасырлар буе күп милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләрнең тату яшәеше үрнәге булып торган ирекле илдә яшибез. Әмма мөселманнар, Россиядә тулы хокуклы гражданнар булып торса да, белем алу өчен хиҗап кию хокукын судлар аша якларга мәҗбүр», — ди ул.

«Президентыбыз Владимир Владимирович Путин традицион исламны Россия мәдәниятенең мөһим бер өлеше дип атаган арада, уку йортларындагы административ хезмәткәрләр ипсез шартлар куеп, һөнәрле булу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Хиҗапны Аллаһ Үзе фарыз кылган. Бөек Раббыбыз белән бәхәсләшү ярыймы соң?!» — дип яза мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100