news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургтагы концерт белән Земфираның Россиядәге соңгы туры тәмамланды

Соңгы тур расписаниесен җырчының сайтында табарга мөмкин.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Земфира Екатеринбургта «Маленький человек» турының соңгы концертын куйды. Февральдә җырчы белдергәнчә, бу турдан соң ул гастроль эшчәнлеген туктатачак. Екатеринбургтагы концерт Россия җанатарлары өчен соңгысы булды.

Земфира үз Instagram-аккаунтында ни өчен башка турларга йөрмәве турында сөйләгән.

"Бу минем соңгы турым" фразасы нәкъ шуны - соңгы турны аңлата. Турлар форматы башка булмаячак - авыр, мәшәкатьле, нервыны бетерә. Кичә санадым, ул - 10 тур! Кайчандыр телеэфирлардан баш тарттым, аннары - альбомнардан, әмма бу бары тик формалар гына. Ә җыр язудан ничек баш тарта алыйм, алар бит языла. Әгәр концерт бирәсем килсә, мин моны эшләячәкмен. Шуңа күрә, зинһар өчен, мине исәптән сызып ташламагыз", - дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

Ел ахырында Земфираның Германия, БГӘ, Бөекбритания һәм АКШта концертлары планлаштырылган. Соңгы тур расписаниесен җырчының сайтында табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100