news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургтагы Ельцин үзәге медиафасадында Татарстан флагы төсләре балкып яначак

Акция Татарстанның Урал төбәгендәге Даими вәкиллеге инициативасы буенча үткәрелә.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 майда, 22.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр Екатеринбургтагы Ельцин үзәге фасады ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы флагы төсләрендә балкып яначак. Бу хакта «Урал татарлары» порталында хәбәр ителә.

Акцияне Татарстанның Урал төбәге вәкиллеге белгече Рифат Йосыпов дөньяның иң югары бинасы — Дубайдагы «Бурдж Хәлифә» мисалында үткәрергә тәкъдим итте.

«Татар халкының зур бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасының шатлыгын билгеләп үтү һәм уртаклашу мөмкинлеге бирү безгә бик мөһим. Урал һәрвакыт халыклар күпләп бергәләп яши торган төбәк булды һәм шулай булып кала да. Шуңа күрә 27 майда без Ельцин медиафасадында Татарстанның милли флагы төсләрен кабызуны урынлы дип саныйбыз», - диде «Ельцинның президент үзәге» фонды башкарма директоры Александр Дроздов.

news_right_1
news_right_2
news_bot