news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Yummy Music музыкаль лейблы концерты булачак

24 июнь көнне Екатеринбургта Ural Music Night музыка фестивалендә Yummy Music биш сәгатьлек концерты булачак. Шулай ук кичәдә бәйсез татар сәхнәсенең 10 башкаручысын ишетеп һәм күреп булачак: Gauga, ОММАЖ, Juna, Urtic, Усал, K-Ru, qaynar, Shanu, Malsi Music һәм Ilgiz.

Ural Music Night – илнең иң масштаблы фестивальләренең берсе, ул бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 2500дән артык музыкантны берләштерә. Фестивальдә музыка индустриясенең, төрле юнәлеш һәм жанрларның (классикадан алып этно-музыкага кадәр) вәкилләре катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot