news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта югары артиллерия команда училищесы таратылды

Соңгы елларда училищега курсантлар кабул ителмәде

(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Үзәк хәрби округының гаскәрләре командующиесының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, кичә Екатеринбург югары артиллерия команда училищесында хәрби байрак белән саубуллашу тантанасы узды.
“Училище хәрбиләрне әзерләү системасын камилләштерүгә бәйле таратылды. Соңгы елларда училищега курсантлар кабул ителмәде. Чыгарылыш курсының 350 курсанты укуларын Санкт-Петербургтагы Михайловск югары артиллерия академиясендә тәмамлаячак. Аттестация комиссиясен үткән укытучылар һәм офицерлар составы хезмәтен Оборона министрлыгының югары хәрби-укыту йортларында, шулай ук Үзәк хәрби округның хәрби частьләрендә дәвам итәчәк”, - дип аңлатты Рощупкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot