Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта «Ядәч! Истә!» фильмын күрсәтү аншлаг белән узган

20 сентябрь көнне Екатеринбургның Борис Ельцин исемендәге Президент үзәгендә Татарстанда яңа төшерелгән «Ядәч! Истә!» фильмын махсус күрсәтү чарасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмны караганнан соң, режиссер Байбулат Байтулла һәм продюсер Иван Яковенко тамашачылар белән әңгәмә корган.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов фильмның режиссеры Байбулат Байтуллага Урта Уралда татар кино сәнгатен пропагандалаган һәм Екатеринбургта «Ядәч! Истә!» фильмы премьерасын күрсәткән өчен Рәхмәт хаты тапшырган.
Фильмны махсус күрсәтү чарасында «Яшен» Свердловск төбәк татар яшьләр иҗтимагый оешмасы, башка татар иҗтимагый оешмалары активистлары, шулай ук Россия Герое Дамир Йосыпов, легендар гимнастлар — бертуган Нәҗметдиновалар, Россиянең атказанган хезмәткәре Ирина Стояновская катнашкан.
- «Ядәч! Истә!» фильмы 2023 елда «Короче» фестиваленең тулы метражлы дебютлар бәйгесендә иң яхшы тасма дип табылды.
- Команда катнашында фильмның премьерасы һәм махсус күрсәтүләр инде Казан, Новосибирск, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узган, фильмны һәр җирдә тамашачылар бик җылы кабул иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз