news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта вакансияләр саны эшсезләр санына караганда ике тапкырга артыграк

2010 ел йомгаклары буенча Екатеринбургта 15,9 мең вакансия ачык калды

(Екатеринбург, 17 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Екатеринбург, 2008-2009 еллардагы Свердлау өлкәсенең һәм Русиянең уртача күрсәткечләре белән чагыштырганда, хезмәт базарындагы кыенлыклыкларны үткән елда җиңелрәк җиңеп чыкты. Бу турыда Екатеринбург шәһәр администрациясе башлыгы Александр Якоб белдерде.

2010 ел йомгаклары буенча Екатеринбургта 15,9 мең вакансия ачык калган. Бер үк вакытта Урал башкаласында 8,7 мең эшсез санала. Гомүмән алганда, үткән елда шәһәрдә вакансияләр саны икеләтә арткан, шул ук пропорциядә рәсми теркәлгән эшсезләр саны да кыскарган.

Шунысын да әйтеп китү мөһим, 2010 ел йомгаклары буенча Русиядә эшсезлек дәрәҗәсе 2,5 процент тәшкил иткән, Свердлау өлкәсендә - 2,2 процент. Екатеринбургта бу күрсәткеч 1,13 процентны тәшкил итә.

Урал башкаласының өстенлеге шуның белән аңлатыла – Екатеринбургта шәһәр үсеше Стратегик планы төзелеп, ул уңышлы гамәлгә ашырыла; тотырыклы икътисади үсешкә яхшы шартлар тудыра; кече эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100