news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Урта Уралдагы беренче имамнар мәктәбе ачылды

"Мирас" рухи-агарту үзәгендә татар телен өйрәтү буенча да программалар каралган.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). 25 октябрьдә Екатерианбургта “Мирас” рухи-агарту үзәге ачылды. Бу Урта Уралдагы беренче имамнар мәктәбе. Тантаналы ачылышта Урал, Чиләбе, Курганск өлкәлереннән кунаклар, Свердлау өлкәсе районнарыннан имамнар килгән иде, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына үзәк укытучысы Сәид хәзрәт Салихов.

“Бүген килгән имамнар әле биредә тагын 2-3 көнгә белемнәрен арттырырга калачак, - Сәид хәзрәт Салихов. - Ләкин “Мирас” рухи-агарту үзәге “имамнар мәктәбе” булып кына калмаячак, биредә гарәп, татар, башкорт телләрен өйрәнү буенча программалар кертеләчәк. Кызлар милли ашлар әзерләргә, чигәргә-тегәргә дә өйрәнсәләр, егетләргә спорт зал ишекләре ачык. Биредә алар көрәш алымнарын үзләштерә, волейбол буенча “канатлы туп” клубына да йөри ала. Әлегә Екатеринбург яшьләре йөрсә, киләчәктә якын тирәдәге шәһәрләрдән дә яшьләр килер дип уйлыйм”.

Үзәктә мөнәҗәтләр укырга, каллиграфиягә өйрәтү юнәлеше дә бар, шулай ук “Юлчы” экскурсия-туристлык клубы да булачак.

“Әлеге үзәк кирәклеге сизелә иде, кызыксынучы яшьләр күп. Барлык көч нәкъ менә яшьләргә юнәлтеләчәк, аларның рухи, физик яктан үсешенә игътибар ителәчәк. Төркемнәр әле тупланып бетмәде, яшьләрне көтәбез”, - диде мөгаллим.

“Мирас” үзәге Екатеринбургтгы “Рахман” мәчете каршында урнашкан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100