news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Урал ягындагы бердәнбер "Хәләл-Экспо" күргәзмәсе үтәчәк

Күргәзмәне Россия Мөфтиләр шурасы карамагындагы Хәләл сертификация һәм стандартлар халыкара үзәге белән хезмәттәшлектә “СоюзПромЭкспо” оештыра.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 20-23 апрельдә Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәренең Халыкара сәүдә үзәгендә Уралдагы бердән-бер хәләл бизнес күргәзмәсе - “Ekaterinburg Halal Expo” үтәчәк. Күргәзмәне Россия Мөфтиләр шурасы карамагындагы Хәләл сертификация һәм стандартлар халыкара үзәге белән хезмәттәшлектә “СоюзПромЭкспо” җаваплыгы чикле җәмгыяте гамләгә куя, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Ekaterinburg Halal Expo" – хәләл стандартлар нигезендә продукцияне җитештерүче азык-төлек бизнесы вәкилләре һәм азык-төлек җитештерүче белгечләр өчен, шулай ук хәләл-индустрия өлкәсендәге башка хезмәтләр тәкъдим итүче компанияләр өчен махсуслаштырылган күргәзмә булып тора.

Бу проект “хәләл” өлкәсенә игътибарны, төбәктә бу өлкәгә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген арттыруга, шулай ук җирле халык мәдәниятен үстерүгә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән.

Күргәзмәдә азык-төлек, хәләл парфюмерия һәм косметика, финанслар һәм инвестицияләр, туризм һәм ял, шифаханәләрдә дәвалану, сәламәтлек саклау һәм дәвалану өчен товарлар, әдәбият, мөселман стиле (киемнәр, аксессуарлар, Россия һәм башка илләрдән мөселман дизайнерлары коллекцияләре), зәркән эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук төрле осталар үз эшләнмәләрен күрсәтәчәк.

“Ekaterinburg Halal Expo” программасында иҗат коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, тренинглар, мөселман стиле фестивале, балалар бәйрәме, фотокүргәзмә үткәрү дә каралаган. Күргәзмәдә Свердловск, Төмән өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстаннан, Ханты-Манси автоном округыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән якынча 8000 кеше килүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100