news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урал сандугачы» XVI төбәкара бәйгесе нәтиҗәләре билгеле

11-12 март көннәрендә Екатеринбургта инструменталь музыка сәнгате һәм татар җырын башкаручыларның «Урал сандугачы» дип аталган XVI төбәкара бәйгесе узды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Чараны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Свердловск өлкәсенең дәүләт Халык иҗаты сарае оештырды. Бәйгене үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы ярдәм күрсәтте.

Бәйгедә Свердловск, Курган, Чиләбе, Төмән, Оренбург, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан республикаларыннан, Башкортостаннан, Удмуртиядән, ХМАО-Югра, Пермь краеннан, 200дән артык талантлы башкаручы катнашты.

Конкурста Гран-при Удмурт Республикасының Ижевск шәһәрендәге «Асылъяр» дип аталган татар музыкасы, җыр һәм бию ансамбленә тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100