news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Урал сандугачы» татар җыры бәйгесендә катнашырга чакыралар

Чара Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып тора.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). «Урал сандугачы» татар җыры һәм инструменталь музыкасы башкаручыларының ачык төбәкара фестиваль-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, чара Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы килешү нигезендә үткәрелә.

Татар җырын һәм инструменталь музыка башкаручыларының «Урал сандугачы» ачык төбәкара фестиваль-конкурсы 2021 елның 20-21 мартында Екатеринбург шәһәрендә Свердловск Дәүләт халык иҗаты сараенда үткәрелә. Чара Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып тора.

Фестиваль-конкурста катнашырга солист-вокалчылар, вокал һәм вокал-инструменталь ансамбльләр, музыка уен коралларында уйнаучылар чакырыла. Конкурс турларны үз эченә алып ике этапта уздырыла. 

Бәйге Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Свердловск өлкәсе татар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы, Свердловск Дәүләт халык иҗаты сарае тарафыннан Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла һәм үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100