news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Урал сандугачы» төбәкара татар җыры бәйгесе унбишенче тапкыр үтәчәк

Беренче фестиваль 2004 елда узды.

 (Казан, 11 март, «Татар-информ»). Екатеринбургта «Урал сандугачы» төбәкара татар җыры башкаручылар фестиваль-конкурсы унбишенче тапкыр үтәчәк.

Әлеге фестиваль Урал җырчысы Резедә Яруллина истәлегенә оештырылган. Фестиваль халык мәдәниятен яратучыларны, татар җырын яратучыларны берләштерде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Беренче фестиваль 2004 елда узды. Фестиваль оештырыла башланган дәвердән бирле ул Урал татарларының брендына әверелде. Анда Урал федераль округы, Идел буе төбәкләре, Үзәк Россия һәм Себер өлкәләреннән килгән яшь талантлар катнаша.

2022 елда фестиваль-конкурс 12-13 март көннәрендә Свердловск өлкәсенең дәүләт Халык иҗаты сараенда (Екатеринбург шәһәре, Фестиваль ур., 12.) үтәчәк.

Юбилей фестиваль-конкурсында Гран — при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлар һәм узган еллардагы «УРАЛ САНДУГАЧЫ» фестивальләренең махсус призларына ия булган вокалчылар һәм инструменталистлар катнашачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100