news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта "Урал сандугачы" фестивале узачак

"Урал сандугачы" фестивале "Татар моңы" Халыкара телевизион бәйгесенең төбәк сайлап алу туры булып тора.

(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Урта Уралның башкаласы Екатеринбургта ел саен татар җырын башкаручылар арасында “Урал сандугачы” Төбәкара ачык фестивале үткәрелә. Фестивальнең максаты – милли мәдәниятне үстерү, яңа талантлар ачу, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче талантлы иҗатчылар арасында элемтәләр булдыру.

Свердловск өлкәсенең “Урал сандугачы” фестивале “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесенең төбәк сайлап алу туры булып та тора. Шулай итеп, быел "Урал сандугачы" кысаларында, “Татар моңы” бәйгесенең Урал һәм Себер төбәкләре катнашучылары өчен сайлап алу туры 30-31 мартта узачак.

2017 елда жюри “Татар моңы”нда катнашу өчен дүрт вокалчыны сайлаган иде. Алар - Эльвина Калмыкова-Бәрхетдинова (Свердловск өлкәсе, Югары Пышма шәһәре), Гөлназ Цыпышева (Уфа), Илнур Нугаев (Екатеринбург), Лиана Кутлуева (Екатеринбург) һәм музыкант Александр Пузаков (Свердловск өлкәсе, Михайловск шәһәре). Жюри составында Татарстанның атказанган артистлары Вил Усманов, Фәридә Әхмәтшина, Алсу Сөнгатуллина, “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсы лауреаты Айнур Моратов эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100