Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта торак йортта шартлау булган
Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Бородин урамындагы биш катлы торак йортта килеп чыккан.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Екатеринбургта торак йортта шартлау булган, дип хәбәр итә ТАСС.
Гадәттән тыш хәл турында хәбәр шәһәрнең Бородин урамында яшәүчеләрдән көндезге унберенче яртыда алынган. Алар шартлау тавышын ишетүләрен, шуннан соң бишенче каттагы фатирларның берсендә янгын чыгуын хәбәр иткәннәр.
Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Алар бинадан ике бала һәм биш өлкән кешене чыгарган.
Гадәттән тыш хәл аркасында өстәге каттагы фатир тәрәзәләре коелган. Башка зыян килмәгән. Янгын сүндерүчеләр 40 минут дәвамында эш алып барган.
“Российская газета” хәбәр итүенчә, янгын сәбәбе булып үзлектән газ плитәсен алыштыру фаразы каралган.
Урында Гадәттән тыш хәл министрлыгы белгечләре, газ өлкәсе авария бригадасы эшне дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз