news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта төбәкара «Урал сандугачы» татар җыры бәйгесендә Татарстан кызы җиңгән

Екатеринбургта төбәкара «Урал сандугачы» татар җыры бәйгесендә Татарстан кызы җиңгән
Фото: https://tatur.tatarstan.ru

30-31 мартта Екатеринбургта XVII «Урал сандугачы» татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручыларның төбәкара конкурсы узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында хәбәр итәләр.

Гран-при һәм 25 000 сум күләмендә акчалата призга Татарстанның Казан шәһәреннән Гөлфия Назарова лаек булган.

Конкурста Свердловск, Курган, Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан 150дән артык башкаручы катнашкан. Гала-концерт 31 мартта Свердловск өлкәсе Дәүләт халык иҗаты сараенда узган.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гражданлык җәмгыятен үстерү өчен каралган Татарстан Республикасы грантын кулланып оештырылган.

Фестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар – Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, һәм «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» төбәк җәмәгать оешмасы, шулай ук Свердловск өлкәсе Дәүләт халык иҗаты сарае.

news_right_1
news_right_2
news_bot