news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Татарстан стенды да булган ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсе старт ала

Екатеринбургта ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсе старт ала, ул быел 15 еллыгын билгеләп үтә. Күргәзмә 7 июльдән 10 июльгә кадәр «Екатеринбург-Экспо» территориясендә узачак.

Күргәзмәдә Россия төбәкләренең, эре компанияләрнең һәм дус илләрнең сәнәгать өлкәсендәге казанышлары тәкъдим ителә. Партнер ил буларак быел Согуд Гарәбстаны Корольлеге чыгыш ясый.

Татарстан үз стендын тәкъдим итә, анда 30га якын катнашучы куелган, шул исәптән КМПО, ICL, Таткран, Иннополис университеты, КФУ. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та мәйданчыкны караячак, ул Екатеринбургка кичә үк килде.

Күргәзмә белән параллель рәвештә эшлекле программа уза. Бүген, форумның беренче көнендә, мәйданчыкта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алихановны көтәләр. Иртәгә стратегик сессия планлаштырылган, анда төп спикер Россия премьеры Михаил Мишустин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot