news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр

Чара "Эльмашевский" гаилә ял паркында узачак.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Екатеринбургта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Березовский татарлары оешмасы хәбәр итә.
 
Хәбәрдә әйтелгәнчә, чара 31 август көнне "Эльмашевский" гаилә ял паркында узачак. 
 
Бәйрәмбә Свердловск өлкәсе артистлары чыгышлары, уеннар һәм бәйгеләр, милли ризыклардан авыз итү һәм татарча дискотека булачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot